Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көмешкә сатучыны нәрсә көтә?

– Алкоголь продукциясенең рөхсәтсез әйләнеше өчен, мәсәлән, көмешкә саткан һәм лицензиясез эшчәнлек алып барган өчен, гамәлдәге законда нинди административ йогынты ясау чаралары каралган? 

Газета укучыбызның әлеге соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирде.

– Алкоголь продукциясенең рөхсәтсез әйләнеше өчен, мәсәлән, көмешкә саткан һәм лицензиясез эшчәнлек алып барган өчен, гамәлдәге законда нинди административ йогынты ясау чаралары каралган? 
Р. Кәримов. 
Мөслим. 
Газета укучыбызның әлеге соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә: 
– ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.8 маддәсе нигезендә көмешкә саткан өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Хәзерге вакытта штраф санкцияләрен катгыйландыру турындагы мәсьәлә карала. 
Лицензиясез эшчәнлек алып барган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.1 маддәсе 2 бүлеге нигезендә гражданнарга – 2 меңнән 2,5 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 4 меңнән 5 мең сумга, юридик затларга 40 меңнән 50 мең сумга кадәр конфискация белән штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев