Китапханә хезмәткәре Гөлсирә Вафина Г.Тукай урта мәктәбе укучылары белән очрашты
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан район үзәк китапханә хезмәткәре Гөлсирә Вафина Г.Тукай урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Мәктәпнең 5А, 5Б һәм 7Б сыйныфы укучылары шагыйрьнең шигырьләре, җырлары белән танышты. "Үлемем дә яңгырар җыр булып" исеме астында узган тематик кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм биографиясе белән дә танышты "Моабит дәфтәре" ннән өзекләр дә укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев