Киров өлкәсеннән килгән бер егетне чәнчеп үтергәннәр
Яңалыклар

Киров өлкәсеннән килгән бер егетне чәнчеп үтергәннәр

Чаллыда ике ир-ат арасында конфликт чыккан, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.

Йортларның берсендә Киров өлкәсендә туган 20 яшьлек егет һәм 35 яшьлек җирле кеше арасында низаг чыккан. Икесе дә исерек хәлдә булган.

Нәтиҗәдә, Чаллы кешесе егетнең корсак куышлыгына пычак чәнчегән. Җәрәхәтләнгән егет хастаханәдә вафат булган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/callyda-kirov-olkasennan-kilgan-ber-egetne-cancep-utergannar-5873816

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев