Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Кичә Мөслим урта мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре мемориаль комплекста җыештыру эшләре башкарды

Әлеге чарада катнашкан һәркем канәгатьлек хисләре белән кайтып китте

- Без төрле сугышларда һәлак булганнарны хөрмәтлибез, аларның батырлыклары белән горурланабыз. Безнең егетләр бүгенге көндә бабаларыбыздан "вахта” кабул иттеләр һәм үз Ватаннары өчен иң кыйммәтлесен - гомерләрен бирәләр.

Тынычлыкны сакларга, булганны кадерләргә һәм тыныч күк өчен кемгә бурычлы икәнебезне истә тотарга кирәк. Шул максаттан, кичә Г. Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре мемориаль комплекста җыештыру эшләре башкарды.

Әлеге чарада катнашкан һәркем канәгатьлек хисләре белән кайтып китте. Искә алу объекты туган илгә карата бурыч хисләре, мөслимлеләр өчен горурлык тәрбияләячәк дип өметләнәбез. Ә аны тәртиптә тоту- безнең бурычыбыз, - дип язалар тукайлылар.

Фотолар - Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев