Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Кичә киңәйтелгән киңәшмә узды

Район башлыгы узган чараларга анализ ясады һәм алдагы планнар турында әйтте

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Район башлыгы узган чараларга анализ ясады һәм киләсе атналарда төзелеш эшләрен һәм үзара салым хисабына башкарыласы эшләрне контрольда тоту, урамнарда һәм оешма-предприятиеләр, кибетләр территорияләрендә чисталыкны тәэмин итү, балаларның җәйге ялын игътибарда тоту, балалар мәйданчыкларының төзеклеген тикшерү кебек сорауларга игътибар итүне бурыч итеп куйды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина 2024-2025 уку елы нәтиҗәләре, бердәм дәүләт имтиханнары, олимпиадалар күрсәткечләре белән таныштырды. Агымдагы елда районыбыз мәктәпләренең 11 сыйныфларын 77 укучы төгәлләде, шуларның 41се бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырды. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфларын 215 укучы төгәлләде.

Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев оператив хәл белән таныштырды. Ул янәдән мошенниклык очраклары теркәлүен әйтте, мөслимлеләрне уяу булырга, мошенникларга ышанмаска чакырды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза. 

Рәмилә Сәләмова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев