Кичә чисталык икеайлыгында башкарыласы эшләр буенча киңәшмә узды
Яңалыклар

Кичә чисталык икеайлыгында башкарыласы эшләр буенча киңәшмә узды

Традиция буларак Татарстан буенча 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык уза. Һәръелдагыча бу акциягә Мөслим районы да кушыла

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашында оешма-предприятие вәкилләре белән чисталык икеайлыгында башкарыласы эшләр буенча киңәшмә узды.

Традиция буларак Татарстан буенча 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык уза. Һәръелдагыча бу акциягә Мөслим районы да кушыла.

«Икеайлык кысаларында оешма-предприятиеләргә үз биналарының территорияләрен, беркетелгән урамнарны һәм территорияләрне чистарту бурычы куелды. Шәхси йортлар хуҗаларын ихаталарны, капка төпләрен чүп-чардан, яфраклардан арындырырга, чисталыкны тәэмин итәргә чакырабыз», – дип хәбәр итәләр район хакимиятенең мәтбугат хезмәтеннән. 

Рәмилә Сәләмова фотолары 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев