Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Хәйрия марафоны игелеккә өнди 

14 август көнне “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында хәйрия марафоны узды. 

Анда районның 34 оешма-предприятиесе, райондашларыбыз акчалата ярдәм күрсәтте. 
– Әлеге чара ел саен Белем көненә бер ай кала старт ала. Быел да марафоннан җыелган средстволар аз тәэмин ителгән, күпбалалы, ялгызы бала тәрбияләүче әти-әниләргә бүлеп биреләчәк. 30 балага мәктәп кирәк-яраклары өчен сертификатлар тапшырылды инде. Мондый сертификатлар йөздән артык гаиләгә биреләчәк, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова. 
Игелек, хәйриячелек, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләр яшәү рәвешебезгә әйләнде. Җирлегебездә унберенче тапкыр узучы хәйрия акциясендә катнашучыларның актив булуы да шуңа ишарәли. Татарстан Республикасының беренче президенты башлангычы белән нигез салынган чараның дәвамлы булуы сөендерә. 
– Яңа уку елын һәр баланың яңа киемнәрдән, яңа әсбаплар белән үткәрәсе килә. Беренче сыйныфка баручылар өчен бу көн аеруча истәлекле. Ләкин бөтен кешенең дә мөмкинлекләре бер түгел. Оешмалардан, шәхси эшмәкәрләрдән һәм физик затлардан кергән акча бергә туплана. Шул средстволардан һәр балага 2 мең сумлык сертификат бирелә. Бу сертификатлар белән район үзәгендәге кием-салым, канцелярия товарлары кибетләреннән кирәкле әйберләрне алырга була, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов. 
Әйе, арабызда ишле, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләр дә, ялгызы гына ул-кызларын үстерүче әти-әниләр дә бар. Андый гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен мәктәп директорлары һәм укытучылар социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мохтаҗ балалар исемлеге төзегән. 
– Хәйрия акциясендә катнашучылар – олы йөрәкле, мәрхәмәтле затлар. Башкалар турында уйлау, игелекле гамәлләр кылу өчен тирә-юнеңдәгеләрнең борчуларын йөрәгең аша уздырырга, шатлыкларына ихластан сөенә белергә кирәк. Мәктәпкә әзерләнү чоры акчага кытлык кичергән гаиләләр өчен дә күңелле мизгел булып истә калсын өчен уздырыла әлеге чара. Матур костюм-чалбар, мәктәп сумкасы, яңа итәк-блузка, ялтырап торган түфли – һәр баланың хыялыдыр ул. Без дә шушы ярдәмне алдык. Марафонны оештыручыларга да, ярдәм күрсәткән райондашларыбызга да зур рәхмәт, – диде райондашыбыз Илүсә апа. 
Игелек марафоны 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Теләгән һәркем социаль яклау бүлегендә булдыра алган кадәр матди ярдәм калдыра ала. “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе быел да саллы ярдәм күрсәтте. Марафонга кушылып, Илгиз Исламов 100 мең сум акча бирде. Бу средстволар, 10ар мең сумлык сертификатлар итеп, 10 балага тапшырылачак. Район электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Марсель Әһлиев биш баланы уку кирәк-яраклары тутырылган сумка белән сөендерде. Игелек акциясенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәгариф идарәсе, казначылык, район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, инженерлык челтәрләре, газ идарәсе, Мөслим урманчылыгы, массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе беренчеләрдән булып кушылды. Тамчыдан күл җыела, ди. Игелекле гамәлләребез белән ешрак сөендерергә язсын! 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев