Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуш киләсең, Рамазан!

Ислам дөньясы көтеп алган Рамазан ае якынлаша. Бу ай – бәрәкәт ае, ул айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар богаулана. Бу айда Аллаһның рәхмәте иңә, гөнаһлар кичерелә, догалар кабул була. Бу ай – сабырлык ае, ә сабырлыкның әҗере – җәннәт. Рамазан аенда ризык өстәлә. Кем ул айда бер ураза тотучыга авыз ачтырса, аңа ураза тотучыга булган кадәр савап языла. Рамазан аенда ураза тоту – фарыз, мәҗбүри. Алай гына да түгел, Рамазан аенда ураза тоту ул– ислам диненең бер баганасы.

Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әй сез, иман китерүчеләр, сезгә кадәр булганнарга әмер ителгән кебек, сезгә дә рузә тоту фарыз кылынды. Шаять ки сезнең иманыгыз артыр” (Бакара-183). 
Ураза тоту кешенең гөнаһлары кичерелүгә бер сәбәп булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Кем иман белән һәм Аллаһның савабын өмет итеп, Рамазан уразасын тотса, элекке гөнаһлары кичерелә”. 
Уразаның фарызлары 
1. Ният. Ниятнең урыны – күңелдә. 
2. Таң алдыннан кояш баеганчы ашау-эчүдән вә җенси мөнәсәбәткә керүдән тыелып тору. 
Ураза тотарга тиешле кешеләр 
1. Мөселман булу. 
2. Акыл иясе булу. 
3. Балигълыкка ирешү. 
4. Ураза тотуга кодрәтле булу. Ураза тоту сәламәтлегенә зыян китергән кеше, сәламәтләнгәч, калган көннәрен тотып бетерә. Әгәр авыруы сәламәтләнмәслек булса яки хәлсезләнгән дәрәҗәдә карт булса, ураза тотмаган һәрбер көне өчен бер мескенне ашату тиеш була. 
5. Күрем күрү һәм бала тапканнан соң булган каннан имин булу. (Күрем күрүче һәм бала тапканнан соң каны килүче хатыннар, бу хәлатләрендә уразага кермичә, калган көннәрен Рамазаннан соң тотып бетерергә тиешле). Авырлы һәм бала имезүче аналар сабыйларының сәламәтлеге өчен курыксалар, уразаларын соңыннан тотып бетерәләр. 
Уразаны боза торган гамәлләр 
1. Белә торып ашау-эчү (онытып ашау-эчү бозмый.) 
2. Белә торып җенси якынлык кылу. 
3. Үз ихтыяры белән косу (ихтыярсыз косу бозмый). 
4. Күп күләмдә кан алу һәм бирү (анализ өчен аз гына алу бозмый). 
5. Тукландыручы укол яки система алу. 
6. Тәмәке тарту. 
Уразаны бозмый торган гамәлләр 
1. Тукландырмаган укол, системалар куллану. 
2. Теш чистарту. 
3. Нәрсә дә булса иснәү. 
4. Йотмыйча ризык-ның тәмен татып карау. 
5. Җенси мөнәсәбәткә керү куркынычы булмаган очракта хәләл җефетне үбү, назлау. 
6. Ислемайлар куллану. 
7. Күзләргә сөрмә тарту. 
8. Суны йотмыйча тамакны һәм борынны чайкау. 
9. Юыну, мунча керү. 
Шуны әйтергә кирәк, мөселманның гыйбадәте фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Рузә ябыгу, савыгу нияте белән ач торуга әйләнмәсен. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтте: “Кем ялган сөйләүне һәм аның белән гамәл кылуны ташламый, Аллаһка аның ач торуы кирәк түгел”. 
Раббым Аллаһ, уразаларыбызга кимчелек китермичә, тиешенчә тотарга насыйп итсен!

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев