Реклама
Яңалыклар
Хуҗабикәләр колагына
Бәллүр чәркәләрне һәм башка савытларны юганнан соң кәгазь салфетка белән сөртергә киңәш ителә.
Чөнки тастымалның төкләре кала. Пыяла савыт-сабаны юганнан соң, тозлы суда чайкатсаң, алар бәллүр кебек ялтырап торыр.
Алтын балдакларны ярты стакан сабынлы су һәм 1 чәй кашыгы нашатырь спиртында юыгыз. Аларны бераз балланган суда тоту да яхшы нәтиҗә бирер. Көмеш бизәнгечләрне 8 процентлы аш серкәсенә манылган чүпрәк белән сөртергә киңәш ителә һәм соңыннан суда юып корытырга кирәк. Акбур һәм нашатырь спирты яки теш пастасы белән ышкысаң да, алар өр-яңа кебек ялтырап торыр.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев