Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Христос чынлап та тереләме?

Пасха (Олы көн бәйрәме) Гайсә пәйгамбәрнең (Христосның) хачка кадакланганнан соң яңадан тууына бәйле рәвештә билгеләп үтелә. Олы көнгә каршы төнне серле дип саныйлар һәм йокламаска тырышалар. “Бу төнне бәхет өләшәләр, йоклап калсаң, бәхеттән коры каласың” дигән ышану да яши.

Йомырка – 
тормыш символы 
Пасха православие динендәгеләрнең төп бәйрәме санала. Җирлегебездәге керәшен халкы аны Олы бәйрәм дип йөртә. Ә бәйрәм көне итеп 4 апрельдән (искечә – 21 марттан) соң тулы ай үткәч беренче якшәмбе билгеләнә. Бәйрәм итү төнлә яисә иртән чиркәүдә гыйбадәт кылудан башлана. Пасха алдыннан православие динендәгеләр ураза тота. Пост вакытында сөтле һәм итле ашлардан баш тарталар. 
– Керәшеннәр озакка сузылган посттан соң мул табын әзерли. Элек-электән килгән гореф-гадәт буенча бәйрәм куличлары пешерелә, йомыркалар буяла. Әлеге ризыкларны изгеләндерү дигән төшенчә дә яши. Бу көнне христиан халкы, бер-берсенә изге теләк әйтеп, йомырка бүләк итә. Тормыш символы булган йомыркаларның саны күбрәк булган саен, шатлык-сөенечләр дә чиксез була дип санала, – ди Мөслимдә яшәүче Маргарита Идиятуллина. 
Тыелган җимеш татлырак... 
Хәзер пасханы һәр төбәктә зурлап билгеләп үтәләр. Христиан халкы аны зарыгып көтеп ала. Бәйрәмгә 7 атна кала өлкәннәр пост тота. Элек мондый уразаны балалар да тоткан. Совет чорларында бу бәйрәмне күпмедер дәрәҗәдә тыеп та карадылар. Тыелган җимеш татлырак диләрме әле? Совет хакимиятенә ул көтелгән нәтиҗәләрне бирмәде: халык аны бәйрәм итү җаен тапты. 
– Без яшь чакта пасха алдыннан тотылган пост аеруча үзенчәлекле була иде. Төрле үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукландык. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, гайбәт тарату, начар гамәлләр башкару тыела. Пасхага кадәр өйләрне юып, йорт, каралты-кураларны чистартып кую да матур традициягә әйләнде. Олы көнгә каршы кичтә мунча кереп чыгу гадәте бар. Мунчадан соң, йомыркаларны төрле төскә манып, теләкләр телибез. Бу көнне манылган йомыркаларның саны бихисап була. Аларны якыннарыңа тарату – үзе бер сөенечле вакыйга! Без элек суган кабыгын кайнатып буйый идек. Хәзер кибетләрдә махсус буяулар, наклейкалар да бар. Бәйрәм алды кичендә камыр ризыклары, тәм-томнар, пилмән, күмәчләр пешерәбез, – ди райондашыбыз Любовь Смелова. 
“Не может быть!” 
Студент елларында яшь кенә егет-кызларның да пасха бәйрәмен зурлап билгеләп үтүләрен күреп гаҗәпләнә идем. 
...90 нчы еллар. Иртә таңнан тулай торакның ишеген дөбердәтәләр генә бит! Ишекне ачсам, авызын ерып, кечкенә генә малай басып тора. Кулындагы кәрзинендә – әллә нинди матур төсләргә буялган йомыркалар. “Христос воскрес!” – ди бу миңа. 17 яшьлек татар кызы ни дип җавап бирсен инде?! Карап торабыз бер-беребезгә. Хәзер белер идем инде мин “Воистину воскрес!” дип, җавап бирергә кирәклеген! “Не может быть!” – мин әйтәм. Чакырылмаган кунак күзләрен шар ачып карап торды да, учыма ике йомырка салып, баскычтан төшеп тә китте. Бүлмәдәшем Катерина рәхәтләнеп көлгән иде ул чакта. Шуннан соң без дә кызлар белән йомырка буярга остарып киттек. 
Үлсә дә, мунчага кайта 
Пасхага бер атна кала якшәмбе көнендә бәрмәнчек йоласы билгеләп үтелә. Ул бөре кабарткан тал ботакларын җыеп, өйгә алып кайтудан гыйбарәт. Тал песие дәва көченә ия, дип санала. Балага уза алмаган хатын-кызларга изгеләндерелгән бәрмәнчек песиен ашарга киңәш иткән борынгылар. Тал ботакларын өй, лапас почмакларына да кадап куйганнар. Шулай эшләгәндә хәвеф-хәтәр килми, дип ышанганнар. 
Үлгән кешеләр өчен мунча ягу йоласы да бар. Әлеге йола Олы көнгә өч көн кала башкарыла. Әлеге мунчага үлгәннәр дә кайтып юына, дип ышаналар һәм төнгә каршы мунчага бармыйлар. Барсаң, үлгән кешегә очравың бар, диләр. Олы көндә җырлап-биеп күңел ачу белән бергә озаклап таганда атыну гадәте дә бар. Бу көнне православие халкы бер-берсенә матур теләкләр тели, бүләкләр өләшә. Менә шушындый үзенчәлекле бәйрәм ул – пасха! 

Лилия Шәймиева. 

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев