Хәләл үзәк калка
Яңалыклар

Хәләл үзәк калка

Инде хәбәр итүебезчә, бу җәйдә Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчете каршында “Мөслим хәләл” үзәге төзелә башлады.

Ике катлы бинада хәләл азык-төлек һәм мөселман киемнәре белән сәүдә итүче кибет, хәләл кафе эшләячәк. Җыелышлар үткәрү, никахлашу, исем кушу тантаналары өчен конферс-зал да булачак, дин гыйлеме алу өчен класслар, кунакханә дә урын алачак. Төзүчеләр бу көннәрдә бинаның ишек-тәрәзәләрен кую белән мәшгуль. Эчке эшләрне киләсе язда башларга ниятлиләр. Дин кардәшләребез һәм эшмәкәрләр булышлыгы белән төзелүче бина киләсе елның җәй урталарына файдалануга тапшырылыр дип көтелә.


Нет комментариев