Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Бүген район хакимияте киңәшмәсендә бер төркем райондашларыбызга зур бүләкләр тапшырылды.

Авыл хужалыгында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Авзалов М.Р.” крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Нургалиев Фирдәвес Гыйльмегаян улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хужалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республика агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән “Строймелиосервис” җәмгыяте генераль директоры Авзалов Нияз Гаяз улы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе һәм район башлыгынын Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен җаваплылыгы чикләнгән "Август-Мөслим" җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесе генераль директоры Шәмсетдинов Айрат Гайнемөхәмәт улы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынын Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

 

Республикада бадминтонны үстерүдә ярдәме өчен “Фаиза” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы директоры Шәймурзин Фаит Фоат улы ТР бадминтон федерациясе дипломы белән бүләкләнде.

 

Районның иҗтимагый-сәяси тормышында нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гайнетдинова Фәридә Якуп кызы; җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 65 яшь тулу уңаеннан Хөсәенов Хәмзә Миңнулла улы район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:  #государственнаянаграда #заслуженныймеханизаторРТ #заслуга  #мымуслюмовцы #синеңкызларыңмөслим