Хезмәт стажын ничек исбатларга?
– Төрле оешмаларда эшләргә туры килде. Кайберләрендә эшләгән чор хезмәт кенәгәсендә дә күрсәтелмәгән. Киләсе елда пенсиягә чыгам. Шуңа күрә хәзердән үк ул оешмаларда эшләгән чорны раслаучы документлар туплыйм. Әмма күпчелек оешмалар хәзер юк инде. Аларда эшләгән вакытны ничек исбатларга? Пенсия фондына хезмәт хакы турында мәгълүмат тапшырырга кирәкме? Ул миңа билгеләнүче пенсия күләменә тәэсир итәчәкме?
Бу сорауларга Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә:
– Пенсия рәсмиләштерүгә хокук иминият стажының күпме булуына бәйле. Шуңа күрә эшләгән чорыгыз хезмәт кенәгәсендә күрсәтелмәгән булса, моны исбатларга кирәк. Моннан тыш 2001 елга кадәр булган стаж булачак пенсиянең күләменә дә тәэсир итә. Хезмәт кенәгәсендә теркәлмәгән эш чорын раслату өчен сез эшләгән оешманың дәвамы булган оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый оешма булмаса, мәгълүматны архивтан соратырга була. Нәтиҗәсе булмаганда судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд утырышында сезнең стажны сезнең белән рәсми рәвештә эшләгән ике хезмәткәр расларга тиеш. 2001 елга кадәр хезмәт хакы турындагы мәгълүматларны белешмә, расчет кәгазе, башка документлар белән исбатларга, шулай ук архивтан яисә дәвамчы оешмадан соратып алырга була. Алар булачак пенсиянең күләмен исәпләгәндә кирәк булырга мөмкин. 2002 елдан пенсия күләменә хезмәт стажы һәм хезмәт хакы күләме түгел, ә эш бирүче тарафыннан сезнең өчен түләнгән иминият взнослары суммасы тәэсир итә. Ниндидер чор өчен взнослар түләнмәгән булса, фирма ябылганнан соң аларны инде түләп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев