Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт кенәгәләре электрон булачак

Быел беренче тапкыр эшкә урнашучыларның хезмәт кенәгәсе электрон булачак.

2022 елда беренче тапкыр эшкә урнашучы яшь кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак, ягъни аларның кәгазь хезмәт кенәгәсе булмаячак, дип хәбәр итәләр Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәтеннән. 
– Россиядә электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру ике ел элек – 2020нче елның 1 гыйнварыннан башланды. 2020нче елның 31 декабренә кадәр эшләүче гражданнар үзләренең хезмәт биографияләрен нинди төрдә – кәгазьдәме яисә электрон рәвештәме –  формалаштырырга теләүләрен билгеләргә тиеш иде. Яңа форматка күчү ирекле һәм кеше ризалыгы белән генә башкарыла, кәгазь хезмәт кенәгәсен кирәк кадәр сакларга мөмкин, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Быел беренче тапкыр эшкә урнашучылар бердәнбер искәрмә булып тора. Андыйларның эш чоры турындагы барлык мәгълүматлары бары тик электрон рәвештә генә теркәләчәк, кәгазь хезмәт кенәгәсе тутырылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев