Халыкара туган тел көне
21 февраль – Халыкара туган тел көне.
Беренче мәртәбә ул 2000нче елның 21 февралендә Париж- да билгеләп үтелде. Җир йөзендә бүгенге көндә 7 меңнән артык тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп кулланыла торганы – кытай теле, бу телдә 1,2 млрд кеше сөйләшә. Инглиз телендә – 478 млн, хинди телендә – 437 млн, испан телендә – 392 млн, рус телендә 284 млн кеше сөйләшә.
Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә зур эш алып барыла. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “2014-2020 елларга Татарстан Респу- бликасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тор- мышка ашыру өчен 1 млрд 84 млн сум күләмендә финанс бүленгән.
Татар теле – таралышы буенча Русиядә икенче тел. ЮНЕСКО игълан иткән 14 иң коммуникатив тел исемлегенә керә. Татар телендә Русиядә 5,3 миллионга якын кеше сөйләшә.
Фото Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев