Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык та канәгать, авыл да матурая

Үзара салым акчасына авылларда бик күп эшләр башкарып була. Югары Табын авыл җирлеге – шуның ачык мисалы.

Түбән Табын авыл җирлегенең һәр йортында диярлек уңган кешеләр яши. Монда кул эше белән шөгыльләнүчеләр дә, күпләп кош-корт, мал-туар асраучылар да аз түгел. 
– Җирлек халкы үзара салым хисабына тормыш-көнкүрешебезне яхшырту мөмкин булуын аңлый. Бу үзара салым акчасын җыйганда да сизелде. Хөкүмәт биргән субсидияне дә кушып исәпләгәндә, барлыгы 2 млн 300 мең сум финанс средстволары тупланды. Бу акчаларга Тугаш, Тегермәнлек, Югары Табын авыллары зиратларында карт агачлар киселде, Югары Табын авылында балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Авылларыбызның зираты койма белән әйләндереп алынды:Тугаш авылында – 250 метр, Тамьянда – 200, Тегермәнлек авылында 190 метр озынлыкта профнастил койма эшләнде. Тугаш, Югары Табын, Түбән Табын мәчетләре территориясе янында автотранспорт өчен стоянкалар эшләнде, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Җирлектә 339 хуҗалык исәпләнә. Аларда 900гә якын кеше гомер кичерә. Авылда “яшим” дип тормыш көтүләре күренеп тора. Йорт-ихаталар караулы, күбесенең капка төбен чәчкә-гөлләр бизи. Нәкъ шушы җирлектә күпләп чәкчәк пешерүчеләр, как коючылар, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, бакчаларын әллә нинди дизайн белән ясаучылар яши. Авылларда юлларның торышы да тел-теш тидерерлек түгел. Су белән тәэмин итүдә дә, урамнарны яктыртуда да өзеклекләр булмавын билгеләп үтә авыл халкы.
– Үзара салым акчасы белән генә бөтен җирне дә төзекләндереп бетереп булмый, ләкин авылдагы проблемаларны хәл иткәндә аның ярдәме зур. Авыл җирлеге башлыгының һәр эштә башлап йөрүе җирлегебездә проблемалар булмавына бер сәбәптер. Ташландык һәм хуҗасыз йортларга үзара салым акчасы хисабына койма коелды. Быел алты хуҗасыз йорт “коймалы” булды, – ди Рәдис Җәләлетдинов.
Җирлек башлыгы Рөстәм Кыяметдинов әйтүенчә, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Түбән Табын һәм Югары Табын авылларында һәйкәл территорияләре төзекләндерелгән. Бүгенге көндә Тугаш авылында Мулланур Вахитов һәйкәлен төзекләндерү эшләре бара. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан башкарылучы әлеге эшкә үзмәшгульләр җәлеп ителгән. 
– Җирлегебездә эшләрнең тынып торганы юк. Авылларның йөзе яшь кызларныкы кебек елдан-ел “ачыла” бара. Алга таба да бердәм булсак иде. Үзара салым акчасын җыйганда саранланмыйк. Ни дисәң дә, шул средстволар ярдәме белән авылларыбыз матурая бит! – ди җирлекнең ветераннар советы рәисе Расыйх Әхтәмов.
Быел Түбән Табын авылының Бакча урамында 280 метр озынлыкта юлга өлешчә ремонт үткәрелгән – юл өслегенә вак чуерташ һәм гравий җәелгән. Җирлек җитәкчелеге авыл эчендәге барлык юлларны да төзекләндерүне күздә тота. Югары Табын авылында халыкны борчыган иң зур проблема – су кертү мәсьәләсен алдагы елның җәендә хәл итәргә планлаштыралар.
Халык алдагы көнгә өмет белән яши. Җирлектәгеләрнең бер-берсенә үзара игътибарлы, ихтирамлы булулары да әллә кайдан күзгә ташлана. Бер-береңә ышаныч булганда, таулар да күчереп була шул ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев