Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык медицинасы. Укроп орлыгы ташларны куа 

Төнәтмәне 1 ай эчтем. Әле дә профилактика максатында өч айга бер мәртәбә 2 атна дәвамында шушы төнәтмәне кулланам.

Бер тапкыр кич эштән кайткач, сул яктан кабырга асты чәнчеп авырта башлады, күңел болганырга тотынды. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Хастаханәдә дарулар ярдәмендә авыртуны бастылар. Тикшеренү узгач, бәвел куыгына ком утыруы ачыкланды. Өянәк тагын кузгалмасын дип, шундук дәваланырга керештем. Беренче эш итеп эчә торган суны чистартырга фильтр сатып алдым. Аннары үлән төнәтмәләре эчә башладым. 3 аш кашыгы урам чирәменә (спорыш) 2 аш кашыгы укроп орлыгы кушып болгаттым. Шуны 700 мл суга салып, 3 минут кайнатканнан соң, көнгә 6 мәртәбә яртышар стакан эчә башладым. Төнәтмәне 1 ай эчтем. Әле дә профилактика максатында өч айга бер мәртәбә 2 атна дәвамында шушы төнәтмәне кулланам. Бәвел куыгындагы комның бүтән борчыганы юк. 
Ирина Бәкерова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев