Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Керем алсаң, декларация тапшырырга онытма

2021нче елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе башланды. Аның барышында гражданнар узган ел алган керемнәре хакында отчет бирергә бурычлы. 

Узган ел милеккә ия булуның минималь срогында автомобиль яисә күчемсез милек саткан булсаң, милекне арендага биргән яисә физик затларга хезмәт күрсәткән өчен керем алсаң, якын булмаган туганнардан күчемсез милекне яисә транспорт чарасын бүләккә алган булсаң, физик затлар кеременә салымны мөстәкыйль исәпләргә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга кирәк. 
– Хәзерге вакытта милеккә ия булуның минималь срогы – 5 ел, кайбер очракларда 3 ел тәшкил итә. Автомобиль сатканда милеккә ия булуның минималь срогы – 3 ел, – ди районара салым инспекциясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Гөлсем Миңнуллина. 
Учетта тору буенча салым органына декларацияне 2021нче елның 30 апреленә кадәр тапшыру шарт. Ә декларациядә исәпләнгән НДФЛны 2021нче елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. 2021нче елның 30 апрелендә декларация тапшыруның иң чик вакыты салым вычеты алуга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта тапшырырга мөмкин. 
– Алынган керем буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырылмаган очракта салым органы үзләрендә булган мәгълүмат нигезендә салымны үзе исәпли һәм түләүне таләп итә. Моннан тыш әлеге декларацияне вакытында тапшырмаган өчен РФ Салым кодексының 119 маддәсе 1 пункты нигезендә штраф салу каралган – һәр ай өчен салым суммасыннан 5 процент, әмма күрсәтелгән сумманың 30 процентыннан артык түгел һәм 1000 сумнан ким түгел. НДФЛны түләмәгән өчен штраф – түләнмәгән салым суммасыннан 20 процент, – ди РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Нәзирә Гыйлаҗиева.

Мөнирә Арсланова.

Фото - Pixabay.com    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев