Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел кушуы буенча

Редакторыбыз Римма Афзалова “Бәллүр каләм” бәйгесенең икенче турына үтте.

 

Һәркем һөнәрен үзе сайлый. Әти-әнинең дә юнәлеш бирүе кирәктер. Әмма күңелгә якын һөнәр нинди белем алуга да, кайда яшәүгә дә  карамый, күңел кушканы була.

“Авыл утлары” газетасы редакторы Римма Афзалова кечкенәдән үк китаплар укырга, мәкаләләр язарга ярата. Әнисе укытучы булганга яки стена газетасына мәкалә кирәк булган өчен генә түгел, күңеле кушканга яза.

Кыз беренче язмаларын ул чорда бик популяр булган “Яшь ленинчы” газетасына (хәзер – “Сабантуй”) җибәрә. Кызны сөендереп, мәкаләләр дә басыла тора. Туган ягы – Нурлат районы газетасы “Дуслык”ка да язмалар җибәрә Римма.

– Ул чорда “Дуслык” редакциясендә эшләгән Сәкинә апага, Камәрия апага мин бик рәхмәтле! Алар мине үсендереп, җылы сүзләр әйтеп, канатландырып торды. “Тагын яз, сеңлем,  мәкаләң матур булган”, – дигәч, куанып, тагын яза идем, – дип искә ала Римма ханым.

Үсә-үсә татар теле, рус теле буенча район, республикакүләм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый башлый Римма. “Йөргән таш шомара, ятканы – мүкләнә”, диләр бит. Кеше арасында йөреп, кыз да шомара, үткенләнә.  Югары классларда укыганда исә “Мәгърифәт” газетасына язмалар җибәрә. Беркем кушмаса да, мәктәпкә очрашуга килгән кунаклардан интервьюлар ала, сюжетлы язмалар тәкъдим итә.

Мәктәпне тәмамлаганда “Кая барырга, кем булырга?” дигән сорау тумагандыр. Я укытучы, я журналист булачак! Римма документларын Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм көнчыгыш телләр һәм журналистика факультетларына тапшыра. Һәм конкурс аша ике факультетка да үтә! Тик кыз филология факультетын сайлый.

Кыз баланы язмыш йөртә. Нурлат кызы Мөслим районының Ташлыяр авылына килен булып төшәр дип кем уйлаган?! Хезмәт юлын да Ташлыяр мәктәбендә башлый ул. Ә 2004 елда Римма редакциягә эшкә килә һәм Мөслим мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшли башлый.

Редакциянең ул чактагы җитәкчесе Мөдәмил Әхмәтов кул астында беренче чирканчыкны ала ул. Газетага материаллар яза, телевидениегә сюжетлар әзерли.

– Мөдәмил абый мәктәбен узган кеше газетада да, телевидениедә дә, радиода да эшли алырлык тәҗрибә туплый алды. Ул бик таләпчән, барлык өлкәләрдән дә хәбәрдар, каләм-кәгазь белән генә эш итмичә, заманча технологияләрне дә әйбәт белә һәм башкалардан да шуны таләп итә иде, – ди Римма Рәшитовна.

2017 ел башыннан Римма Афзалова үзе – Мөслим матбугат үзәге җитәкчесе,  “Авыл утлары” газетасының баш редакторы. 20 елга якын эшләү дәверендә күпме макәлә, очерк, нәсер, зарисовка язылган, сюжетлар төшерелгән. Алар арасында рәсми мәгълүматлар да, кеше язмышлары, төрле очрашулар, күңел хисләрен тасвирлаган язмалар да бар.

Римма Рәшитовна – энергияле, позитив, тынгы белмәс һәм коллективны да тик тотмый торган  җитәкче һәм иҗат кешесе. Коллективтагы һәр кешенең хәлен белеп, кирәк вакытта ярдәм кулы сузып, хезмәтен күреп, уңай фикерләрен җиткереп торучы таләпчән җитәкче ул. Иҗатта колачлап йөзәр чагы Римма ханымның. Алда әле бик күп иҗат уңышлары көтеп торсын, укучыларны сөендергән бихисап мәкаләләр язылсын, коллективы белән аңлашып, кулга-кул тотынып эшләргә язсын!

Фотода Римма афзалова (беренче рәттә сулдвн өченче) коллектив белән

Фото "мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев