Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенәдән сайлаган һөнәр

Мөслим эчендәге юл читләре тигез, матур булуы белән игътибарны җәлеп итә. Чүп басмаган диюем. Кышын да кар ерып йөрмибез, юллар чистартылган була. Юлларның чиста булуында Яңа Усы авылы егете Валентин Романовның да өлеше зур. Чөнки “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесендә хезмәт куючы Валентин абый үзенә билгеләнгән эшне һәрвакыт җаваплылык тоеп башкара. 

– “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесендә Валентин абый – кадерле кадр. 51 яшьтә булса да, яшьләрчә җитезлеге, тырышлыгы, төгәллеге белән күпләргә үрнәк. Яшь буын нәкъ менә шушындый эшсөярләр кулы астында хезмәтнең тәмен белеп үсәргә тиеш, – ди предприятие җитәкчесе Радик Шәйсолтанов. 
Иван абый белән Раиса апа гаиләсендә дүртенче – төпчек бала булып дөньяга килгән Валентин кечкенәдән техникага һәвәс була. Мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аннан үзе дә комбайн штурвалы артына утыра. Район һөнәри училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергәч, Венгриядә хәрби хезмәт уза. Хезмәт юлын ул туган авылында XXII партсъезд исемендәге колхозда тракторчы булып башлый. 
– Авыл кешесе элек-электән гади һөнәр сайлады. Механизаторларның элек артык кадере булмаса да, хәзер җир, хезмәт кешесенең кадере бар. Әнием гомер буе колхозда атлар карады. Мин кечкенәдән үк зур техникага утырып йөрергә хыялландым. Эшемә яратып барам, күңелемне биреп эшлим. Күңел яткан эш булгач, эшләве дә рәхәт, яшәве дә! – ди Валентин абый. 
Бүгенге көндә Валентин абый авыл юлларының профилен торгызу белән мәшгуль. “Кояшлы Ык” ял паркында башкарылган җир эшләрендә дә башлап йөргән ул. 
– Без Валентин белән кечкенәдән бергә – авылдашлар да, сыйныфташлар да. Укыган вакытта ук аның ипле, ярдәмчел, гади һәм гадел булуына игътибар иттем. Беренче булып ярдәмгә ашыгу, көчсезләрне яклау – аңа тумыштан бирелгән сыйфатлар. Мәктәптән соң да аралашуыбыз өзелмәде. Хәрби хезмәттән кайткач, өч ел очрашып йөрдек тә гаилә кордык, ике ул үстердек, – ди тормыш иптәше Вероника апа. 
Район поликлиникасының процедура бүлмәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Вероника апа тормыш иптәшенә терәк булып яши. Тату, матур гаилә Романовлар, бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Эштән дә, яшәүдән дә тәм һәм ямь табып гомер кичерә әлеге гаилә.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев