Кәбестә дәвалый
Яшелчәнең һәркайсы кешегә файдалы. Шул исәптән кәбестә дә... Аеруча кәбестә хәзер табыннарыбыздан өзелми. Чи кәбестә үзе үк кеше сәламәтлеге өчен бик кирәкле. Мәсәлән, ул ашказаны җәрәхәтен төзәтүче витаминнарга бик бай. Ә бу витаминнар аеруча кәбестә согында күп була.
Кәбестә салаты
* Организмда матдәләр алмашын яхшырта, нерв системасын ныгыта.
* Организмнан холестеринны кудырта, атеросклероздан һәм цингадан яхшы профилактик чара.
* Шикәр авырулы һәм артык таза кешеләргә ашарга киңәш ителә.
* Аппетитны күтәрә, йокысызлыктан ярдәм итә, баш авыртуын баса.
* Организмны төрле авыруларга каршы чыныктыра.
Кәбестә яфрагы
* Чи кәбестә яфрагын авырткан тәнгә япсаң, авырту бермә-бер басыла.
* Сөттә пешерелгән кәбестә яфрагы төче авыруы (золотуха) һәм юеш экземадан ярдәм итә.
* Туралган кәбестәгә йомырка агы кушып ясалган боламык эренле җәрәхәтне тиз төзәтә.
Кәбестә согы ашказаны һәм унике илле эчәктәге җәрәхәтне дәвалый. Моның өчен туралган кәбестәне эмаль савытта төеп согын сыгыгыз. Көнгә 4 тапкыр, ашарга 45 минут кала, берәр стакан эчегез.
* Шикәр кушылган кәбестә согы ютәлне һәм тамак төбе ялкынсынуын дәвалый.
Маринадлы кәбестә
Иң элек зур кәбестәне аркылыга урталай ярыгыз. Йомшак яфраклы яртысын нечкә генә саламлап турагыз. Шуны өч литрлы банкага тутырып, өстенә җылы рассол салып каплагыз. Бер тәүлектән соң кәбестәгә көнбагыш мае сибеп табынга куегыз.
Рассол болай ясала: 6 стакан суга 15 бөртек кара борыч, 10 лавр яфрагы, 4 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы салып, капкачлы кәстрүлдә кайнатып чыгарыгыз. Аннары шуңа ярты стакан аш серкәсе кушып, яңадан кайнатып алыгыз һәм рассолны бераз суытыгыз.
Өлешләп тозланган кәбестә
Чистартылган кәбестәне урталай яисә дүрт өлешкә кисегез. Шуны кайнап торган суга салып, 3-5 минут кайнатыгыз һәм дуршлагка салып саркытыгыз. Кәбестә яфракларын сак кына аергалап, һәрберсе арасына туралган укроп, сарымсак, кузаклы кызыл борыч сибегез. Шул рәвешле тутырылган кәбестәне эмаль кәстрүлгә салып, өстенә кайнатып суытылган тозлы су салыгыз. Кәбестәне бер тәүлек авыр гер белән бастырып тотыгыз. Аннары суыкка куегыз.
Рассол өчен: 1 литр суга 85 г тоз кирәк.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев