Төбәк чемпионатында призлы урыннар яулаган 60тан артык кешегә, шулай ук WorldSkills Junior юнәлешендәге 20дән артык конкурсантка бүләкләр тапшырылды.
WorldSkills Russia республика чемпионаты Татарстанда 27-29 ноябрь һәм 6-8 декабрь көннәрендә ике этапта төрле юнәлешләр буенча 35 мәйданчыкта уза.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика чемпионатында катнашучыларга үз эшләренең осталары булуын теләде. «Киләчәктә илебезнең горурлыгы булыгыз», - дигән теләкләрен җиткерде ул.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, быел республика чемпионатында компетенцияләр саны арткан. Узган елда конкурсантлар 70тән артык дисциплина буенча ярышкан.
Анастасия Берсанова WorldSkills Junior юнәлешендә «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә беренче урынны яулады. «Минем өчен мондый чемпионатта катнашу - зур казаныш», - дип искәртте ул.
Нет комментариев