Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Казанда дөньядагы иң зур чәкчәк манарасы төзелде

Гастро-гигантны әзерләүдә катнашкан танылган кондитер Ренат Әгъзамов билгеләп үткәнчә, десерт биеклеге дүрт катлы бинага тәңгәл

Бүген Казанда Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта 10 метр һәм 14 сантиметрлы чәкчәк манарасын җыйдылар. Шулай итеп, иң биек чәкчәк буларак яңа рекорд куелды, моннан тыш, авырлыгы ягыннан да 4 тонна һәм 509 килограмм тәшкил итеп, дөньяда иң авыр чәкчәк булган.

Гастро-гигантны әзерләүдә катнашкан танылган кондитер Ренат Әгъзамов билгеләп үткәнчә, десерт биеклеге дүрт катлы бинага тәңгәл.

Чәкчәк манарасы төзелешендә профессиональ пешекчеләр генә түгел, үзләре теләк белдергән Казан халкы да катнашкан. Мисал өчен, шундыйлардан Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараеның иҗат коллективларыннан да вәкилләр булган. Алар арасында «Татар-информ» журналисты Александр Хевронин да булган.

Проблемаларсыз да булмаган: манараны төзегәндә, кояш кызуы аркасында чәкчәк эри башлаган һәм манарага әкрен генә җимерелү куркынычы да янаган. Әмма пешекчеләр командасы тиз генә чарасын күреп, кечерәк блоклар ясый башлаган һәм аларның һәркайсын азык-төлек пленкасына төргән.

Манараны төзү тәмамлангач, Россия гастрономия рекордларының рәсми хөкемдары, аның биеклеген теркәү өчен, иң югарыга күтәрелгән. Ә чәкчәкнең авырлыгы төзелеш барышында теркәлеп барган. Нәтиҗәдә күрсәткечләре буенча бу чәкчәк белән рекорд куелган.

«Бу рекорд – халыкныкы, дип ышанып әйтергә була. Һәм барысы да сезнең, Татарстанда яшәүчеләрнең ярдәме белән», – дип белдергән Ренат Әгъзамов Казан халкына мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, барлык катнашучыларның исемнәре ирешелгән рекордны раслый торган документка кертеләчәк. Әгъзамов, шулай ук, Татарстанга карата җылы сүзләр әйткән, республикада яшәүчеләрне бердәм һәм хезмәт сөючән халык дип атаган. «Мондый рекордлар нәтиҗәсендә, Казан тагын да танылачак. Мин бу якты, искиткеч матур шәһәрнең үсешен телим», – дип белдергән кондитер.

Фото: © «Татар-информ», Александр Хевронин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев