Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан блогерлары, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре “Айданавыборы!” фотомарафонын ачты

Фотомарафон кысаларында Кремль яр буенда, Горький исемендәге паркта, Горький-Әмәт урманында арт-объектлар ачтылар.

( «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанда бүген "Айданавыборы!" фотомарафоны кысаларында Кремль яр буенда, Горький исемендәге паркта, Горький-Әмәт урманында арт-объектлары ачылды.

Чарада блогерлар, артистлар һәм спортчылар катнашты. Әлеге арт-объектларда, стендларда республиканың матур һәм тарихи урыннары, Татарстанда яшәүче танылган шәхесләр сурәтләнгән. Кешеләр алар фонында фотога төшеп, #айданавыборы хэштегы белән социаль челтәрләргә куя ала. Бу акция бөтен Россия буенча узачак, әмма безнең республика активрак катнаша", - дип билгеләп үтте чараны оештыручы Юлия Сидукова.

Кремль яр буенча бу акциягә җырчы Юлия Панфилова, блогерлар, спорт чаралары алып баручы Максим Январев-Куралесов кушылды. Символик тасманы биредә чаралар оештыру буенча менеджер Ирина Барова кисте.

"Без "Айданавыбры!" медиатөркеме белән бергә акция үткәрәбез һәм шәһәрдә яшәүчеләрне, кунакларны тормышта актив позицияле булырга өндибез, чөнки без киләчәгебезне сайлыйбыз. Барысы да бездән тора. Әлбәттә, без дә акциядә катнашабыз һәм сайлауларга барабыз. Безгә кушылган кешеләр барысы да актив тормыш позициясе яклы", - диде Ирина.

Максим Январев-Куралесов яр буенда конкурслар үткәрде, актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук ул акция шартлары турында сөйләде. "Әгәр сезнең смартфон яки фотоаппаратыгыз бар икән, 18 мартта сайлау участогында бүләк ота аласыз. Алар арасында - айфон, планшет, PlayStation 4 приставкалары, GoPro камералары, велосипедлар һәм башка бүләкләр бар", - дип ачыклык кертте ул.

Горький-Әмәт урманы да чарага кушылды. Биредә арт-объектны ачуда брейк-данс буенча дөнья чемпионы Action mфn crew командасы чыгыш ясады, тасманы Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе менеджеры Лилия Вәлиевага тапшырдылар. Чакырылган кунаклар арасында блогерлар Рената Смирнова белән Анастасия Абрамова да бар иде.

Горький исемендәге паркта арт-объектны, кызыл тасманы кисеп, балалар ачты. Бу мәйданчыкта җырчы Юлия Панфилова белән Action mфn crew брейк-командасы чыгыш ясады. Чараны танылган җырчы, блогер, "Алтын барс" иясе Рамил Закиров алып барды. Кунаклар өчен интерактив уеннар һәм конкурслар оештырылган иде.

Биредә Казаның танылган блогеры, микробиолог Динар Файсханов чыгыш ясады.

Фотомарафонда катнашу турында тулырак мәгълүматны айданавыборы.рф. сайтында белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев