Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсын сайларга?

Клиентларны кабул итү хезмәте исегезгә төшерә: 2020нче елның 31 декабренә кадәр һәр эшче-хезмәткәр эш бирүчегә үзенең нинди хезмәт кенәгәсен (кәгазь яки электрон) сайлавы турында язмача гариза бирергә тиеш. 

Бүген хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бары тик эшләүче гражданнар өчен генә гамәлдә. Беренче тапкыр 2021нче елның 1 гыйнварыннан соң гына эшли башлаучы гражданнарның мондый хокукы булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат бары тик электрон формада гына алып барылачак. 
Электрон хезмәт кенәгәсенең бик уңайлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Чөнки бу вакытта хезмәткәр үз хезмәт эшчәнлеге хакындагы мәгълүматны бик тиз ала алачак. Электрон хезмәт кенәгәсен теләсә кайсы вакытта күчереп алырга, дәүләт хезмәтләре яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет ярдәмендә эш бирүчегә электрон почта аша җибәрергә мөмкин. 
Моннан тыш электрон хезмәт кенәгәсе югалудан, кәгазь вариантны тутырганда булучы хаталардан сакланган. 

 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото – "Мөслим-инофрм" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев