Кайсы матбугат чарасына өстенлек бирәсез?
Заман белән бергә атлыйбыз. Элек без яңалыкларны газеталардан укып, телевизордан карап белсәк, хәзер боларга социаль челтәрләр дә өстәлде. Күпме кеше – шул кадәрле фикер, диләр бит. Райондашларыбыз өстенлекне кайсы матбугат чарасына бирә икән?
Галия Фәрхетдинова,
72 яшь:
– Мин газетага өстенлек бирәм. Аны кулга алып, рәхәтләнеп мәкаләләрне карап чыгам. Язмаларны башта күзәтәм генә. Кирәк дип тапканнарын беренче укыйм. Икенче һәм өченче чиратка дигәннәрен эшләрне, өйдәге вак-төяк мәшәкатьләрне тәмамлагач укып чыгам. Бүлә- бүлә, тәмләп укырга яратам. Без – китап, газета-журналлар укып үскән буын бит. Басма чаралар кадерлерәк миңа. Аларның исен-тәмен тоеп, рәхәтлек алам.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов,
70 яшь:
– Мәгълүматны мин күбрәк интернеттан алам. “Авыл утлары” газетасының да электрон вариантына язылам. Без өлкән буын булсак та, дөньякүләм яңалыкларны телефон, компьютер аша укып- күреп беләбез. Дөресен генә әйткәндә, миңа барлык төр басма чаралары да ошый. Аерып алып, берсенә генә өстенлек бирә алмыйм. Газета яисә журналны үзең белән йөртеп булмый бит, ә интернет челтәре булган телефон һәрвакыт кесәдә. Кулга кайсысы беренче булып килеп керә, шул басма чарасы якындыр инде ул.
Ләйсән Мотыйгуллина,
30 яшь:
– Мин яңалыкларны күбрәк социаль челтәрләрдән алам. Миңа шулай ошый һәм уңайлы да. Телефон һәрвакыт кул астында булгач, илдәге, райондагы яңалыклар белән беренчеләрдән булып танышам. Газета белән чагыштырганда, интернет челтәре яңалыкларны беренче булып күтәреп чыга. Яшьләрнең барысы да минем фикерне хуплыйдыр дип уйлыйм.
Искәндәр Фәтхуллин,
67 яшь:
– Район газетасының бер генә битен дә калдырмыйча укып барам. Кайберәүләр башта газетаның соңгы битен карый. Ә мин төп яңалыклардан башларга яратам. Газетага өстенлек бирәм, алга таба да шулай булачак. Газета- журналларның гомере бетеп бара дисәләр дә, минем кебек газета яратучылар булганда, яшәячәк әле ул! Бакчага бәйле журналлар да алдырам. Басма матбугатның өстенлекле яклары күп инде аның. Оныткан әйбереңне тагын бер кат укыйсың. Ошаган мәкаләне дә кат-кат укып була. Күңелгә хуш килгән әйберне радиодан кабаттан тыңлап буламы? Юк! Шулай булгач, минем өчен газетадан да якыны юк.
Диләрә Хәсәнова,
24 яшь:
– Мин газета-журналлар укырга яратмыйм. Яңалыклар белән дә әллә ни кызыксынмыйм. Күпчелек вакытым интернет челтәрендә уза. Шунысы рәхәт – җаныңа ошаган тапшыру булсынмы ул, киномы, башкасымы, теләгән вакытта кер дә кара. Интернет кына эшләсен!
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев