Райондашыбыз Гөлшат Сәйфиевага машина ачкычлары тапшырылды
Яңалыклар

Райондашыбыз Гөлшат Сәйфиевага машина ачкычлары тапшырылды

Производствода имгәнү алган татарстанлыларга соңгы унсигез елда 900 автомобиль тапшырылган/

Күптән түгел генә 22 кеше “Лада-Гранта” ачкычын алды. Алар арасында Сал. Мухан авылында яшәүче Гөлшат Сәйфиева да бар. Гөлшат моннан унбер ел элек, “Фордзон” хуҗалыгында ветеринар-техник булып эшләгәндә, нәсел үгезе сөзү аркасында инвалид кала. Машина ачкычын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм РФ Социаль иминиятләү фондының региональ бүлеге идарәчесе Павел Лоханов тапшырган.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев