Капиталь ремонттан соң Симәк авылы клубы ачылды
Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, “Таткоммунжилсервис” оешмасы җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов тә катнашты
Әлеге көн авыл халкы өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әйләнде. Милли киемнәрдәге апа-абыйлар кунакларны тәмле чәй тәм-томнары, җылы коймаклар белән каршы алды. “Сүнмәс дәрт” ветераннар ансамбле чарага җыелган халыкны гармун моңнарына, матур җырларга күмде.
“Мәдәни мохит” федераль программасы кысаларында ремонт эшләрен “Таткоммунжилсервис” оешмасы егетләре башкарды. Оешма эшчеләре, түбә ябу белән беррәттән, клубның диварларын да тышлады. Бина җылыткыч материал, аннары изоспан белән җылытылып, керамогранит плиткасы белән тышланды. Ремонт барышында су белән тәэмин итү, канализация, җылылык һәм электр системалары тулысынча яңартылды, пластик тәрәзәләр куелды. Электр чыбыклары алыштырылды, кабель сузылды, интернет челтәре, күзәтү камералары да урнаштырылды.
Йөз кеше сыйдырышлы мәдәният йорты бинасы капиталь ремонттан соң күпфункцияле үзәккә әйләнде. Биредә авыл җирлеге, фельдшерлык-акушерлык пункты, китапханә, почта бүлекчәсе дә эшләячәк. Клуб ачылу уңаеннан яңартылган залда район мәдәният тармагы хезмәткәрләре зур концерт программасы да әзерләгән иде.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев