Камаз машинасы жәяүлене бәрдерә
27 апрель көнне иртәнге сәгать 8дә Мөслимнең “Татнефть” ягулык җибәрү станциясендә юл фаҗигасе булды.
КамАз-43118 машинасы җәяүлене бәрдерә. Авыр тән җәрәһәтләре белән Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган Тат.Бүләр авылыннан 1959 елгы ир-ат алган җәрәһәтләрдән хастаханәдә җан бирә. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.
Фото - Pixabay.com
Нет комментариев