Кагыйдәләр үтәлсен
Янгын куркынычы зур булган чор килеп җитте. Бу вакытта янгыннарның күпчелеге торак секторда күзәтелә. Температура төшү белән халык мичләрне интенсив җылыта, җылыткычлар куллана башлый. Янгын чыгуның төп сәбәпләре – мичләрнең һәм төтен юлларының төзексезлеге, мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, янып торган мичне күзәтүсез калдыру һәм мичне артык кыздыру.
Янгын куркынычы зур булган чор килеп җитте. Бу вакытта янгыннарның күпчелеге торак секторда күзәтелә. Температура төшү белән халык мичләрне интенсив җылыта, җылыткычлар куллана башлый. Янгын чыгуның төп сәбәпләре – мичләрнең һәм төтен юлларының төзексезлеге, мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, янып торган мичне күзәтүсез калдыру һәм мичне артык кыздыру. Күп очракта мич алдында идәнгә калай беркетелмәгән була. Янган мичләрне карауны балаларга тапшырга ярамый.
Салкыннар башлану белән электр энергиясен дә ешрак кулланабыз, бер челтәргә электр-көнкүреш приборларын күп тоташтыру очраклары да күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килә. Беркем өчен дә сер түгел: күп йортларда, бигрәк тә искеләрендә электр чыбыгы начар хәлдә. Бу да янгыннарга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә электр үткәргечләрен үз вакытында алыштырырга, электр энергиясе көчәнешен даими тикшерергә кирәк.
Ренат Идиятуллин,
Мөслим һәм Сарман
районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев