Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Изге йөрәкләр

Соңгы елларда мәктәпләрдә, район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырыла торган чараларда волонтер исеме белән аталучы укучылар төркеме күзгә чалына башлады. Кемнәр соң ул волонтерлар? Сүзебез шул хакта.

Мәрхәмәтле булыйк олыларга,

Миһербанлы булыйк кечегә.

Яхшы сүзебезне кызганмыйк без,

Дөньядагы һәрбер кешегә.

Соңы елларда мәктәпләрдә, район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырыла торган чараларда волонтер исеме белән аталучы укучылар төркеме күзгә чалына башлады. Кемнәр соң ул волонтерлар? Сүзебез шул хакта.

Волонтерлар турында ишеткән, хәтта аларны күргәнебез булса да, тулырак мәгълүматны белеп бетермибез. “Волотер” – инглиз теленнән “Үз теләге белән ярдәм итүче” дип тәрҗемә ителә. Алар элекке тимурчыларны хәтерләтә.

Безнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат мәктәбендә “Изге йөрәкләр” волонтерлар отряды 2018 нче елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Төп максатыбыз – өлкән буынга ярдәм итү, хәлләрен белеп тору, авыл обелискын чистартып тору, балаларга хезмәт һәм әхлак тәрбиясе бирү. Без куйган максатыбызга ирештек, чөнки укучыларыбыз ярдәм кулын сузарга үзләре теләк белдереп торалар. Ярдәмгә мохтаҗларны сөендерү – саваплы эш, рәхмәт сүзе – мең бәядән коткарыр диелгән бит.

Һәр елны безнең интернат – мәктәбе коллективы укучылар белән берлектә картлар йортына барып концерт номерлары куеп күңелләрен күреп кайталар, инвалидлар декадасында актив катнашалар. 23 февраль, 8 март, 9 май май бәйрәмнәрендә укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып кайталар. Өлкән буын бик азга да сөенә, ә аларның куанганнарын күрү безне бәхетле итә.

Меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм итә һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьлек ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. Миңа ышанып шушы проектны миңа йөкләүләгән мәктәп коллективына мин бик рәхмәтле. Шушы проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән тәрбиячеләргә дә зур рәхмәт.

Ышанычларыгызны аклармын дип өметләнәм. Тырыш, хезмәт яратучы волонтерларыбыз белән бу әлбәттә акланачак.

Тәрбияче Фәрхетдинова Вәсилә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама