Изге йорәкләр
Волонтерлар турында ишеткән, хәтта аларны кургэнебез булса да,тулырак мәгълуматны белеп бетермибез. “Волонтер” – инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче”дип тәрҗемә ителә.Алар элекке тимурчыларны хәтерләтә.
Мәрхәмәтле булыйк олыларга,
Миһербанлы булыйк кечегә.
Яхшы сүзебезне кызганмыйк без,
Дөньядагы һәрбер кешегә.
Соңгы елларда мәктәпләрдә, район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырыла торган чараларда волонтер исеме белән аталучы укучылар төркеме күзгә чалына башлады. Кемнәр соң ул волонтерлар? Сүзебез шул хакта.
Волонтерлар турында ишеткән, хәтта аларны кургэнебез булса да,тулырак мәгълуматны белеп бетермибез. “Волонтер” – инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче”дип тәрҗемә ителә.Алар элекке тимурчыларны хәтерләтә.
Безнең сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат мәктәбендә “Изге йөрәкләр” волонтерлар отряды 2018 нче елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Төп максатыбыз – өлкән буынгаярдэм итү,хәлләрен белеп тору, авыл обелискасын чистартып тору, балаларга хезмәт һәм әхлак тәрбиясе бирү. Без куйган максатыбызга ирештек, чөнки укучыларыбыз ярдәм кулын сузаргаүзләре теләк белдереп торалар. Ярдәмгә мохтаҗларны сөендерү – саваплы эш, рәхмәт сүзе – мең бәләдән коткарыр диелгән бит.
Һәр елны безнең интернат – мәктәбе коллективы укучылар белән берлектә картлар йортына барып концерт номеры куеп күңелләрен күреп кайталар, инвалидлар декадасында актив катнашалар. 23 февраль, 8 март, 9 май бәйрәмнәрендә укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып кайталар. Өлкән буын бик азга да сөенә, ә аларның куанганнарын күрү безне бәхетле итә.
Меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит- ятка да ярдәм итә һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатҗлек ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. Миңа ышанып шушы проектны миңа йөкләүләгән мәктәп коллективына мин бик рәхмәтле. Шушы проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән тәрбиячеләргә дә зур рәхмәт.
Ышанычларыгызны аклармын дип өметләнәм. Тырыш, хезмәт яратучы волонтерларыбыз белән бу әлбәттә акланачак.
Тәрбияче Фәрхетдинова Вәсилә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев