Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югалган әтисен фермада эзләп тапкан

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе – Балтачта яшәүче Рафаэль Шәйхетдинов югалган иде

Гөлинә әтисен Әлмәт районындагы бер хуҗалык абзарыннан эзләп тапкан. «Интертат» Гөлинә Шәйхинең үзе һәм хуҗалык җитәкчесе белән сөйләште.

1 октябрь көнне Гөлинә Шәйхи социаль челтәрдә әтисе Рафаэль Шәйхетдиновның югалуы турында хәбәр бирде, ярдәм сорап язды. Әтисенең хәтере һәм эшләрлек хәле булмавын күрсәткән иде. Шул ук көнне 2-3 сәгатьтән ул әтисенең эзенә чыгуын хәбәр итте әйтте. Балтач районы Борбаш авылында яшәгән ир 300 километр ераклыкта – Әлмәт районындагы Васильевка авылы хуҗалыгындагы сарык фермасында табылды.

Гөлинә «Интертат»ка әтисен ничек эзләгәннәрен сөйләде.

Әти Балтач районы Борбаш авылында үзе генә төп нигездә яши иде. Без туганнар белән чиратлашып кайтып йөрибез. Мин һәр ял саен кайтырга тырышам. Аның бертуганнары Арча районында яши, атна уртасында алар килә.

Әтине 5 ел элек инсульттан алып калдык. Баш миенең бер өлеше үлгән, шул сәбәпле ул соңгы 10 елны хәтерләми. Элек кайларда эшләгәнен, күршеләрне, авыл кешеләрен, безне хәтерли. Ә бүгенгене – юк. Булган әйберне шунда ук оныта ала, әйткән сүзен дә 5-10 минуттан оныта да кабатлап сорый, – диде ул.

«Үзе белән бер әйбер дә алмаган, чөнки суыткыч тулы ризык калган»

Рафаэль Шәйхетдиновның өйдә булмавын 26 сентябрь көнне аның апасы белеп ала.

26сы көнне әтинең сеңлесе Ләйсән апай кайткан булган. Капка төбендә күршеләр аны күреп, әтинең «Әлмәткә эшкә китәм» дип әйткәнен җиткергәннәр. Ул аны уйнап әйткәннәр дип уйлаган, чөнки әти эшләрлек халәттә түгел. Өйнең ишеге бау белән генә бәйләнгән булган, ә әти, нинди хәлдә булса да, йозак элеп калдыра иде. Ачкычка бикләмәсә дә, йозагын калдыра иде. Шуннан ул миңа шалтыратты. Мин дә ышанмадым. Апай әти аралаша торган кешеләрне йөреп чыккан. Беркем күрмәгән. Апа: «Монда гынадыр, кайтыр», – диде. Аннан ул өйдә: «Мин Әлмәткә эшкә киттем», – дигән язу тапкан. Басма хәрефләр белән язылган. Әти үзе хәтерләп яза алмый, аның бер тапкыр да Әлмәттә булганы да юк. Үзе белән бер әйбер дә алмаган, чөнки суыткыч тулы ризык калган. Ялларда үзем дә пешереп киткән идем.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/yugalgan-atisen-ezlap-tapkan-golina-saixi-mina-xaklyk-doreslek-kirak-5868786

Фото: Гөлинә Шәйхинең Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев