Иртәнге чәйгә эремчекле коймак әзерлибезме?
Эремчек яратасызмы? Сез аннан коймак та пешерә аласыз.
Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА.
Коймак өчен: 80 грамм шикәр комы, 200 г эремчек, 5 грамм сода, 2 йомырка, 200 г кефир, 9 аш кашыгы он, кыздыру өчен үсемлек мае.
Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатырга, коймак сыман итеп табада ике ягын да кыздырып пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев