Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирегеннән мәхрүм ителде 

Район прокуратурасы 29 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Явыз ният белән кеше сәламәтлегенә зыян салган. 
Район прокуратурасы 29 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 2 бүлеге “д” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. 
Суд утырышында билгеләнгәнчә, бу хәл 2020нче елның 1 гыйнварында 23.00 сәгатьләр тирәсендә Мөслим авылының Хәбибуллин урамындагы бер участогы янында була. Гаепләнүче явыз ният белән зыян күрүчегә тән җәрәхәте ясый: йодрыгы белән йөзенә суга. Нәтиҗәдә зыян күрүченең яңак сөяге сына. 
Гаепләнүче үз гаебен өлешчә генә таныды һәм килгән зыянны каплады. Суд, гаепләнүченең гамәлләрендә рецидив булуын һәм дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, гаепләнүчене гаепле дип тапты һәм ике ел сынау вакыты белән аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте. 
Суд хөкеме үз көченә керде. 

Район прокуратурасы. 

Фото - Pixabay.com  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев