Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернетсыз ничек яшәлгән?!

Календарьдагы даталар арасында тагын бер үзенчәлеклесе – Интернетсыз көн дә бар. Ул ел саен гыйнвар аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Халыкны интернеттан тыеп торырга өндәгән датаның максаты бер генә көн булса да, кешеләрнең бер-берсе белән “чын” итеп, җанлы аралашуына ирешүне күздә тота.

Сораштыру

Хәмидә Зарипова: 
– Мондый көн бик кирәк, дип уйлыйм. Мин үзем интернет, компьютер дигән нәрсәне бөтенләй аңламасам да, кешеләр, елына бер тапкыр булса да, якыннары, дуслары белән күзгә-күз сөйләшеп утырырга яки яраткан шөгыльләренә багышларга тиештер, дип уйлыйм. Безнең заманада интернет дигән нәрсә булмады. Чыбыклы телефон да иң зур бәхет иде. Күршеләр, туганнар белән аралаштык, биләмгә йөрештек. Яңалыкны да шунда ишеттек. Миңа калса, телефонга, компьютерга капланып утыруга караганда мең өлеш артык иде. 

Эльвира Мәгалимова: 
– Интернет яшәешебезнең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. Аны кулланучылар да көннән-көн арта бара. Әлеге дата билгеләп үтелсә дә, бик сирәкләр генә интернеттан баш тартадыр. Бөтен кеше дә социаль челтәрләрдә “эленеп” утыра. Бу яраткан шөгыльгә әйләнде, интернет пәрәвезе дөньяны урап алды. Аның тизлеге дә, мөмкинлекләре дә арта бара. “Вконтакте”, “Фейсбук”, “Инстаграм”да теркәлгән кешеләр саны фәлән миллионнар белән исәпләнә. Халык интернеттан башка яши алмый, дип уйлыйм. 

Асия Гәрәева: 
– Интерентта кешенең тормышы уч төбендәге кебек. Шунысы гына ачуны китерә. Дөнья булгач, ир белән хатын ачуланышмый тормый бит инде. Менә тотыналар аннан социаль челтәргә “Мин сине күрә алмыйм”, “Ялгышканмын”, “Башканы тап” кебек статуслар куярга. Ул сүзләр бөтен дөньяны әйләнеп чыга. Ир белән хатын кабат дуслаша. Теге статусны укучылар, төзәлеп кенә килүче яраларына тоз салып, төрттерергә дә күп сорамый. Шуңа күрә саграк булырга, хисләрне интернетка чәчәргә, бөтен эч сереңне ачып салырга ярамый! 

Роза Исламова: 
– Кирәкле мәгълүматны алуда интернет төп чыганакка әверелде. Баштарак авырсыныбрак торсак, хәзер инде без дә яшьләрдән калышмыйбыз. Өйрәнәбез, белмәгәнне балалар өйрәтә. Ләкин компьютер алдында кирәк булганда гына утыруны хуплыйм. Экранга текәлеп, вакытны бушка уздыру сәламәтлеккә зыян сала, дигән фикердә мин. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш икәнен нәкъ менә шушы интернетсыз бер көн аңларга мөмкинлек бирә дә инде. 

Хатип Фатыйхов: 
– Балалар хатынга туган көненә ноутбук дигәннәрен алып биргәннән бирле хатынны “югалттым”. Шул интернеттагы “фермасындагы” тавыкларын карап, яшелчәсен үстереп, уңышын җыеп алып, виртуаль дөньяда яши. Интернетсыз моңарчы ничек рәхәт яшәлгән икән, дип уйлыйм. Интернетсыз бер көн дигән дата да хатыныма кагылмас. Анда кермичә, тыелып тора алыр, дип уйламыйм. 

Рамил Вахитов: 
– Интернет аша үзең кызыксынган кеше турында мәгълүмат тупларга, төрле кызыклар белергә була. Кемнедер кияүдә яисә өйләнгән дип йөрисең, социаль челтәрне ачасың – менә сиңа мә! Ул кеше бөтенләй икенче кеше белән яшәп, балалар үстереп ята икән! Без белмәгәнне интернет “әйтә”. Бик кирәк ул интернет. Бер көнсез дә, бер сәгатьсез дә торып булмый ансыз. Интернет белән уянабыз, шуның белән йокларга ятабыз. 

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев