Интернет-уенга старт бирелде
Профилактик характердагы онлайн-уен халыкның игътибарын юлларга тарту максатында оештырыла.
Россия Дәүләт автоинспекциясе “Внимание на дорогу!” социаль кампаниясе кысаларында “Комсомольская правда” нәшрият йорты белән берлектә интернет-уенга старт бирде. Профилактик характердагы онлайн-уен халыкның игътибарын юлларга тарту максатында оештырыла. Аның тәртибе бик гади – Интернет челтәрендә урнаштырылган уенга кереп, виртуаль барабанны кушасың һәм көннең төп киңәшен аласың. Ә анда бу көнне юлларда чын лидер булып танылу өчен нинди кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында төрле вариантлар тәкъдим ителә. Интернет-уен юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын, автотранспорт белән идарә итү культурасын арттыруны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев