Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Имин тормыш – зур бәхет ул!

Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Зиннуров өчен Җиңү көне аеруча кадерле. Җиңүнең 75 еллыгын үзгә форматта каршы алсак та, райондашларыбыз ветеранның өенә эзне суытмыйлар. Бәйрәм алдыннан Мөслим лицее укытучылары Мансур аганы бәйрәм белән котлап кайтты.

– Җиңү көне быел үзенчәлеклерәк уза. Шулай да минем өчен бәйрәм рухы май башыннан ук сизелә башла­ды. Райондашларыбыз, мәктәп укучылары, килеп, шалтыра­тып, котлыйлар, теләкләрен җиткерәләр. Ходай гомер бирсә, медальләремне тагып, киләчәктә бәйрәмне тамаша кылырга өметем юк түгел, – ди Мансур Зиннуров.

Ветеран укучыларның үзләре ясаган бүләкләрен бик яратып кабул итте. Өчпочмаклы хатны күргәч, күзләренә яшь тулды. Сугыш елларының бөтен мәхшәрен күз алдыннан үткәрде булса кирәк...

– Исән калуым белән су­гышчан дустым Хәдимуллага рәхмәтлемен. Аны үлгәнче онытмам. Ул булмаса, якты дөньяны күрү насыйп булмас иде, мөгаен... Ходай сугышлар­дан, афәтләрдән сакласын! Иле­без тыныч, күкләребез аяз бул­сын! – ди Мансур абый.

Гадилеге белән зыялы район­дашыбыз беркайчан да масаюны белмәде. Һәркем белән үз итеп аралаша, истәлекләре белән уртаклаша ул. Шуңадырмы, һәрберебез өчен кадерле.

Лицей директоры Лилия Хәбибуллина, мәктәпнең тор­мыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Таһир Хатбуллин ветеранга җылы теләкләрен җиткерделәр.

Ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя, исән булганнарының да сәламәтлекләре чамалы. Бәйрәм алдыннан район Баш­карма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Мари­на Бәдретдинова волонтерлар белән берлектә ветераннарга бәйрәм күчтәнәчләре таратты.

– Җитәкчеләргә , хөкүмәтебезгә зур рәхмәт! Ел да олылыйлар. Җиңү бәйрәме саен 75 ел элек илебезгә тыныч­лык китергән Җиңү таңы искә төшә. Имин тормышта яшәү – зур бәхет ул, – ди Мөслимдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәертдин Мөхәммәтов.

9 май – Җиңү көнендә рай­он җитәкчелеге “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль ком­плексында илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашлары­быз истәлегенә чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама