Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады
«Юлыгыз уң булсын! Сезгә уңышлар һәм иң изге хыялларыгызның тормышка ашуын телим!» – диелә министр котлавында
Министр мәктәпне тәмамлаучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне мөһим вакыйга белән тәбрик итеп, чыгарылыш укучылары өчен мәктәп елларының хезмәт, ачышлар һәм дуслык белән тулы булуын билгеләп үтте.
Илсур Һадиуллин быелгы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең югары булуын ассызыклап, бу уңышларда укучыларның тырышлыгы белән беррәттән укытучыларның фидакарь хезмәте һәм әти-әниләрнең ярдәме зур роль уйнавын әйтте.
Министр педагогларга һөнәри осталыклары, сабырлыклары һәм һәр балага күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук әти-әниләргә балаларын тәрбияләүдәге хезмәтләре, мәхәббәте һәм ышанычы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, Илсур Һадиуллин үз көчләренә ышанырга, максатларына кыю барырга һәм туган мәктәпләрен, туган җирләрен – Татарстанны онытмаска чакырды.
«Юлыгыз уң булсын! Сезгә уңышлар һәм иң изге хыялларыгызның тормышка ашуын телим!» – диелә министр котлавында.
Фото - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев