Яңалыклар

Илсөя Садыйкова «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнде

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан» газетасы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир – Илсөя Садыйкованы тәкъдим итте

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

 

«Кызганыч, коллективта быел көтелмәгән хәлләр булды. Редакция хуҗасыз калса дөрес булмас иде. Илсөя – журналистикада беренче көн генә эшләми, шуңа күрә аңа зур өметләр баглыйбыз. Коллективны хөрмәт итеп, уртак тел табып, бергәләп дус-тату булып эшләргә язсын. «Шәһри Казан» – республикада, гомумән, журналистика өлкәсендә татар телен популярлаштырган иң көчле редакцияләрнең берсе. Газетаның исемен, абруен югалтмыйча, яңа көч һәм энергия белән эшләвегезне телим», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

 

 

«Алда зур максатлар, җитди бурычлар һәм, ачык итеп әйткәндә, шактый зур планнар тора. «Шәһри Казан» – Татарстанда инде үз урынын тапкан, танылган газета. Әмма без моның белән генә чикләнергә җыенмыйбыз. Минемчә, ул киләчәктә бөтен Россия буйлап яшәүче татарларны берләштерүче, аларның шатлыгын да, борчуын да, уй-хыялларын да бергә туплаучы басмага әйләнергә тиеш. Мин «Шәһри Казан»ны татар халкының йөрәге һәм җаны булган газета итеп күрәм», – диде «Татар-информ»га Илсөя Садыйкова.

Ул коллектив белән танышып өлгерүен әйтте. «Әмма бу әле беренче танышу гына. Алда безне бер-беребезне тирәнрәк аңлау, бер команда булып эшләү чоры көтә. Һәм мин безнең бер зур, тату гаиләгә әверелүебезне телим. Видео-контентка да күбрәк игътибар бирәчәкбез. Һәр журналистның үз йөзе, үз тавышы, үз аудиториясе булсын. «Шәһри Казан» журналистларын урамда танып, «ә, бу безнең журналист бит!» – дип әйтерлек дәрәҗәгә җитүен телим», – диде ул.

«Өметем зур. Ышанычым да, чөнки мин бүген Татарстандагы иң көчле журналистлар коллективларының берсен җитәкли башладым. Ә зур эшләрне ялгыз кеше түгел, көчле команда башкара. Мин коллективның мине бу юлда яклавына һәм, иң мөһиме, бергәләп зур нәтиҗәләргә ирешәчәгебезгә ышанам», – диде «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире.

  • «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров быел 3 июньдә вафат булган иде.
  • «Шәһри Казан» газетасы – 1990 елның 17 августыннан Казанда татар телендә нәшер ителә. Төрле елларда баш мөхәррирләре – Х.Г.Гайнуллин, И.Г.Илдарханов, М.М.Әгълетдинов, М.Г.Мортазин, Г.И.Сабирова, Р.Р.Сабиров. Шәһәр һәм республиканың законнар чыгару һәм башкарма хакимият эшчәнлеге, Казан, Татарстан, Россиянең социаль-сәяси, мәдәни, рухи тормышы турында мәгълүмат бирә, Россиядәге, якын һәм чит илләрдәге татар диаспорасы белән бәйле вакыйгаларны яктырта.

 


Нет комментариев