Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнең азык-төлек иминлеге – авыл хуҗалыгы эшчәннәре кулында

Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә старт бирелде. Бүген басу-кырларда 33 агрегат хәрәкәт итә. Аларның 30ы көздән эшкәртелгән җирләрдә һәм күпьеллык үлән басуларында дым каплауда эшли, 3 агрегат ашлама кертүгә тартылган.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, елдагыча, язгы чәчү кампаниясенә тулы әзерлек белән килә: тракторлар, тагылма кораллар һәм чәчкечләр ремонтын районда беренчеләрдән булып төгәлләде. Хуҗалыкта минераль ашлама һәм ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә тупланган. Хезмәтне саклау мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә. 
Бөртекле культуралар үстерү буенча специальләшкән “Исламов” хуҗалыгы – районда иң эре авыл хуҗалыгы формированиеләре рәтендә. Чәчү структурасына килгәндә, бу сезонда 4 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчәргә планлаштыралар. 2 мең гектарда көзге бодайлары бар, шулкадәр үк мәйдан парга калдырылачак. 
Хуҗалыкта бодайның “Тулайковская-10” һәм “Экада-66” сортларына өстенлек бирәләр. Чәчүлек материалның сыйфатын яхшырту максатында быел “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан 240 тонна элиталы орлык сатып алганнар.
– Бу дүшәмбедә агрегатлар көзге бодай басуына ашлама кертә башлады. Ике “Маккормик” тракторы алым киңлеге 12 метрлы дисклы чәчкечләр ярдәмендә уҗым культураларын тамырдан тукландыра. Һәр гектарга уртача 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертәбез, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе инженеры Марат Насыйров.
Күренеп тора: уҗым басулары әйбәт кышлаган. Яшел хәтфә келәмне хәтерләтүче көзге бодай басуы күзләрне иркәли. Тукландыру белән мәшгуль булган механизаторлар Руслан Вәлиев һәм Рөстәм Шәйморатов җитештерүчән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип белдерә. КамАЗ машинасы базасына көйләнгән кран-манипулятор ярдәмендә ашлама төяүдә Илдар Халиков эшли.
Үзләрендә җитештерелгән энергоресурс саклау технологиясенә корылган агрегатлар кулланып, ашлыкның үзкыйммәтен киметүне максат итеп эшли исламовлылар. “Агромастер” компаниясендә серияле җитештерелүче Т-360 тракторларын үз басуларында сыныйлар әнә. Көздән эшкәртелгән басуларга быел да ике Т-360 чыккан. 20, 22 метр киңлектәге “Кама” тырмалары белән дым каплыйлар. Механизатор Фидаил Гыйзетдинов алым киңлеге 27 метрлы “Кама” тырмасы таккан “Нью-Холланд” тракторы белән Олы Чакмак авылы янындагы басуда дым каплый иде.
– Басуга әзерлек белән чыктык. Агрегатлар җитештерүчән эшли. Басуларда булган дымны мөмкин кадәр күбрәк саклап калу өчен тырышабыз, – ди механизатор Илгиз Солтанов. 
Басулар төрле урында урнашканлыктан җирләрнең өлгереше дә бердәй түгел. Белгечләр көннәр салкынча торса да, кояшның активлыгы һәм көчле җил туфрактагы дымның интенсив төстә парга очуына китерә, дип белдерә. Шулай булгач, ел уңышына ышанычлы нигез салу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Илнең азык-төлек иминлеге авыл хуҗалыгы эшчәннәре кулында булуын истән чыгармыйк. Бүгенге катлаулы хәлдә эшне үз югарылыгында оештыру, кадрларның иминлеген кайгырту да алгы планда булырга тиеш.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев