Илһам Авзалов истәлегенә турнир узды
25 гыйнвар көнне универсаль спорт залында билбау көрәше буенча районара турнир узды.
Турнир Илһам Авзалов истәлегенә оештырылды. Ярышта 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егет-кызлар катнашты. Турнирда Мөслим, Ютазы, Минзәлә, Актаныш районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән 8 команда һәм 150дән артык көрәшче көчен сынады. Командалар зачетында беренче урынны Мөслим командасы алды. Икенче урында – Минзәлә командасы, өченче урын Яр Чаллыга бирелде. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә спорт мәктәбе укучысы Искәндәр Сәетгалиев бүләкләнде. Мөслим көрәшчеләренең тренерлары – Илнар һәм Илдар Сәетгалиевлар, Альберт Шәймөхәммәтов (спорт мәктәбе), Марат Габидуллин (Михайловка), Ильяс Миңнеразиев (Әмәкәй).
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
28 кг. авырлыкта:
- Артур Емельянов (Мөслим)
- Артем Шернаков (Минзәлә)
- Ренат Мөхәммәтов (Михайловка)
36 кг. авырлыкта:
- Рөстәм Галиев (Мөслим)
- Радмир Әхмәтҗанов (Яр Чаллы)
- Салават Шәйдуллин (Яр Чаллы)
45 кг. авырлыкта:
- Булат Мәүлиев (Минзәлә)
- Айгиз Әхмәтшин (Мөслим)
- Ринал Гилаев (Яр Чаллы)
50 кг. авырлыкта:
- Әмир Гыйләҗев (Яр Чаллы)
- Артем Мәгъданов (Минзәлә)
- Динар Хафизов (Мөслим)
55 кг. авырлыкта:
- Александр Пискарев (Ютазы)
- Айнур Хакимов (Мөслим)
- Олег Яхнеев (Минзәлә)
60 кг. авырлыкта:
- Булат Юнысов (Мөслим)
- Илназ Морзаханов (Мөслим)
- Нияз Сәлимов (Минзәлә)
65 кг. кадәр авырлыкта:
- Линар Гобәйдуллин (Яр Чаллы)
- Нияз Морзаханов (Мөслим)
- Айрат Шамс (Мөслим)
65 кг. авырлыктан югары:
- Айзат Нуруллин (Минзәлә)
- Самат Солтанов (Мөслим)
- Дамир Бәдретдинов (Мөслим)
Кызлар арасында:
40 кг. авырлыкта:
- Ильвина Зиннәтуллина (Мөслим)
- Ралина Хатыйпова (Мөслим)
- Ксения Сәлимова (Ютазы)
48 кг. авырлыкта:
- Ралина Камалетдинова (Михайловка)
- Миланья Димөхәмәтова (Минзәлә)
- Айсылу Закирова (Ютазы)
52 кг. авырлыкта:
- Айсылу Гарифуллина (Мөслим)
- Алия Хуҗина (Мөслим)
- Кристина Сәлимова (Минзәлә)
52 кг. авырлыктан югары:
- Светлана Кузьмина (Актаныш)
- Ралина Гиндуллина (Актаныш)
- Алина Закирова (Михайловка)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев