Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икенче тапкыр бәхет елмайган

Яңа Сәет авылында яшәүче Эльвира һәм Мирзафатыйх Мирсалиховлар гаиләсе тормышларын “Авыл утлары” газетасыннан башка күз алдына да китерми. Алардан да битәр 90 яшьлек Нурдидә әби көтеп ала район газетасын. Тотып карау, күз йөртеп чыгу өчен генә түгел, иң беренче булып укып чыгу өчен дә. Хат ташучының кайчан киләсен белеп тора ул.

Бераз соңарса, борчыла ук башлый икән. Чират буенча газетаны Мари Бүләр мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы булып эшләүче Эльвира Мирсалихова укый. Кич белән гаилә башлыгы кулга ала. 
– “Авыл утлары”н алдырмый калган елыбыз юк. Мәктәптә 7 класста укыганда шигырьләр яза башлаган идем. Алар район газетасында дөнья күргәнгәме, мин дә яратып укыйм вакытлы матбугатны. Иң элек беренче битендәге район яңалыклары белән танышам, авыл хуҗалыгындагы эшләр турындагы язмаларны кызыксынып укыйм. Белдерүләр, котлаулар битен дә игътибарсыз калдырмыйм, – ди бүгенге көндә Казан энергетика университетында белем алучы Нәргиз Мирсалихов. 
Мирсалиховлар гаиләсе 2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен газетабызга язылучылар арасында үткәрелгән бүләк уйнатуда “ШАХ” кибетенең 2 мең сумлык сертификатына лаек булды.
– Шулкадәр олы бүләк алдык. Әле яңа йорт җиткереп килә идек. Әлеге сертификатның бик тә файдасы тиде. Бүләкне тәкъдим иткән эшмәкәргә дә, Матбугат үзәге коллективына да зур рәхмәт. Эшләрегез гел уң булсын! – дип, рәхмәтләрен җиткерде Эльвира ханым.
Шунысын да әйтергә кирәк: Мирсалиховларның беренче тапкыр гына бүләк отуы түгел. Узган ел Нурдидә апа, “1953 елдан бирле “Авыл утлары”на язылмый калган юк. Берәр әйбер чыкмасмы?” – дигәч, балалары квитанцияне китергән булган. Бәхет елмайган: дини китап һәм бәйләнгән башмак чыккан үзләренә. Менә бит, олы кешенең кулы ничек җиңел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев