Ике райондашыбыз суыкта катып үлде
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 63 чакыру һәм 27 мөрәҗәгать булган.
Аларның күбесе – югары кан басымы, көнкүрештәге тән җәрәхәтләре белән. 8 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган, инсульт белән 2 кеше Әлмәткә шәһәренә озатылган. 7 кеше район хастаханәсенә дәвалануга салынган. Ике райондашыбыз суыкта катып үлгән. Аның берсе 1982 елгы ир-ат булса, икенчесе – 1947 елгы хатын-кыз.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев