Ярдәм күрсәттеләр
“Август-Мөслим” җәмгыяте хәйрия ярдәме кысаларында район үзәк хастаханәсенә ике кислород концентраторы сатып алып бирде.
Табиблар районда пневмония белән авыручылар арта баруын хәбәр итә. Әлеге диагноз көненә 8-9 кешегә куела. Бу көннәрдә район үзәк хастаханәсендә үпкә ялкынсынуыннан 25 кеше дәвалана. 83 райондашыбыз өй шартларында дәвалану курслары уза. “Август-Мөслим” җәмгыяте хәйрия ярдәме кысаларында район үзәк хастаханәсенә ике кислород концентраторы сатып алып бирде. “Август-Мөслим” җәмгыятенә һәм аның генераль директоры Александр Усковка халыкның сәламәтлеге турында кайгыртуы һәм катлаулы эпидемиологик хәлдә район сәламәтлек саклавына зур өлеш кертүе өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез”, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев