Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игенченең җиңе сызганулы әле

“Август-Мөслим” агрофирмасы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның гектарыннан уртача 30 центнер уңыш алды быел. Уҗым культуралары уңышы тагын да югары – 37 центнер булды.

Үрәзмәт бүлекчәсендәге 149 гектардагы “Скипетр” сортлы көзге бодайдан рекордлы уңыш алдылар. Әйтсәң, кеше ышанмаслык күрсәткеч – гектар биреме 65 центнерга җитте! Бу сезонда да августлылар югары табыш китерүче культураларга өстенлек бирде. Чәчү структурасында күп керем китерүче майлы культуралар мәйданы зур урын алып тора. Орлык өчен үстерелүче көнбагыш мәйданнары узган елгыдан өч тапкыр диярлек арттырылган. Техник культуралардан – соя, люпин, бөртек өчен кукуруз да үстергәннәр. Узган ел рапсны 3 мең гектардан артык мәйданда үстергән булсалар, быел 4818 гектарда иккәннәр. Узган атнада рапс суктыруны төгәлләделәр. Без барганда Елгабаш авылы янындагы 540 гектарлы басуда биш комбайн хәрәкәт итә иде. – Бу участокта өченче көн эшли комбайннар. “Лилиани” бункерлары тагылган “Клаас-Аксион” маркалы ике трактор рапсны олы юл буена кадәр алып чыга. Басу юлы чиста түгел. Асфальт юлга балчык ташырга ярамаганлыктан, рапсны ”Флигель” бункерларына бушаталар. Алар исә чималны ашлык кабул итү предприятиесенә илтә. Ташуда алмаш-тилмәш өч трактор эшли, – ди агрофирманың Үрәзмәт бүлекчәсе бригадиры Наил Гайнетдинов.Алым киңлеге 9, 11әр метр булган “Клаас” һәм “Торум” комбайннары, эшчән кырмыскалар кебек, туктаусыз хәрәкәттә. Комбайнчылар Рөстәм Сәлахов (рәсемдә), Гөлүс Мадышин, Рөстәм Ильясов, Рифат Ялалов һәм Нияз Хәбибрахмановның исәбе – көньяк-көнбатышта куерган яңгыр болытлары килеп җиткәнче эшне төгәлләүдә. – Быелгы урак бик рәхәт булды, димәс идем. Яңгырлар нык тоткарлады. Комбайнчыга бит аңа туктаусыз эшләргә булсын. Шулай да соңартмадык уракны, бөртеклеләрне вакытында җыеп алдык. Соңгы культуралар гына калды. Рапс – бик “нежный” культура, тизлекне арттырмаска, сыйфатлырак эшләргә кирәк. Вакытында җилемсәле катнашма сиптерүнең файдасы бар, күрәсез – бөртек коелмый, – ди тәҗрибәле комбайнчы Рөстәм Сәлахов.Механизаторлар Зөлфәт Шәрипов һәм Илгиз Хаков комбайннар эшендә тоткарлык тудырмый. Кыр кораблары бункер тулуны искәртеп сигнал уты кабызуга, тизрәк килеп тә җитәләр. – Уракта ашлык ташуда эшләдем. Әле, силос салуны төгәлләп, рапс ташуга чыктым. Көннәр салкын дип куркырлык түгел. Ике ел инде “Клаас-Аксион” тракторын иярлим. Климат-контроль көйләнгән булгач, салкын да, эссе дә түгел. Тузан да, тавыш та юк, – ди өч дистә елдан артык механизатор булып эшләүче Зөлфәт Шәрипов.Рапсны Мөслимгә илтүдә Динар Каюмов, Ленар Муллашев, Айзат Әскаров җитештерүчән эшли. Кайбер хуҗалыклар да уракны төгәлләп, комбайннарны кышкы саклауга куйсалар, “Август-Мөслим”дә әле игенчеләрнең сезон күрсәткечләре арта гына бара. Бүген бөртек өчен игелгән кукуруз басуын иңли комбайннар. Әле соя культурасын аласылары, 3475 гектарда үстерелгән көнбагышны суктырасылары бар. Көннәр генә аяз торсын да, күпме көч түгеп үстерелгән культураларны җыеп, файдалы шартларда реализацияләргә язсын.

Әлфинур НОГМАНОВА.

Вадим Миннебаев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама