Игенчеләр басуга ашыга
Яңалыклар

Игенчеләр басуга ашыга

Яңгырлар язгы чәчү темпын тизләтергә ирек бирмәсә дә, игенчеләр һава шартлары мөмкинлек бирүгә басуга ашыга.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5350 гектарда бөртеклеләр чәчелгән. “Август-Мөслим” агрофирмасында чәчү ике сменада оештырылган. “Туган як” агрофирмасында арпа һәм борчак чәчүне төгәлләп, язгы бодай чәчүгә керештеләр. Басуларда бүген 20 чәчү комплексы һәм традицион чәчкеч эшли.

Фото – https://muslumovo.tatarstan.ru/tat/foto.htm/photoreport/6381959.htm алынды

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев