Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Иделдән Эльбага кадәр

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гыйндулла абый Сәхипов 1920нче елның 16 октябрендә Мөслим районы Баек авылында туа. Ачлык, юклык елларына туры килә аның балачагы. 

Әтисе Сәхипгәрәй, әнисе Шәмсетәлига гади колхозчылар була. Иртә таңнан кара төнгә кадәр бил бөгәләр, ә гаиләдә бер-бер артлы туган җиде җан аларны көтеп тора. Гыйндуллага мәктәптә озак укырга туры килми. 4 класстан соң ук колхозга эшкә чыга. 20 яшьлек егет 1940 елда армиягә алына. Хәрби хезмәтне Пермь өлкәсендә миномет полкында наводчик булып үтә. Гыйндулла анда сержант дәрәҗәсен ала.
Бөек Ватан сугышында Беренче Украина фронтының өченче артиллерия дивизиясе 186 миномет полкы составында дошманга каршы сугыша. Алар сугышчан дуслары белән дошманга снарядлар яудыралар, фашистларның стратегик объектларын шартлаталар, дошман оборонасын өзәләр.
Гыйндулла Сәхипов Курск дугасындагы каты бәрелешләрдә, Польша, Чехия, Германия шәһәрләрен азат итүдә дә катнаша. Аның катлаулы сугыш юлы Иделдән алып Эльба елгасына кадәр сузыла.
Илгә җиңү алып кайткан солдат бик матур гаилә кора. Бүген аның янында гомерлек юлдашы, кайгыртучан һәм бер минут та тик тормый торган Нәҗибәсе бар. Гыйндулла абый белән Нәҗибә апаның хәлләрен белергә атна саен Яр Чаллы каласыннан балалары кайта.
Олы кызлары Наилә – табибә, уртанчы улы Әгълә – судья, кече кызлары Зәйлә – балалар бакчасында тәрбияче. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Бу гаиләнең балалары да бик уңганнар, тәрбияле һәм инсафлы, олыны – олы, кечене кече итәләр, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер алар. Сәхиповларның ихата-каралтылары төзек, бакча тулы аллы-гөлле чәчәкләр. Нинди генә үсемлекләр, агач-куаклар үсми анда?! Гомер буе ил өчен хезмәт иткән Нәҗибә апа белән Гыйндулла абый бер-берсен кайгыртып, бәхетле картлык кичерә. Сугыш хатирәләре әледән-әле күңелен тырнап торса да, Гыйндулла бабай шөкер итеп яши. 
Ләйлә Баянова. Баек.

Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама