Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт пенсия фондындагы пенсия тупланмасын дәүләтнеке булмаган фондка күчерергә кирәкме?

Сез дәүләткә ышанасызмы яки шәхси компаниягәме – үзегез карар кабул итәргә тиешсез.

“Соңгы араларда миннән банкта, иминиятләштерү компанияләрендә, баш­ка җәмәгать урыннарда берничә тап­кыр пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерүемне со­радылар. Үзләрен Россия пенсия фонды хезмәткәрләре дип тәкъдим итеп, инде өйгә дә килделәр. Һәм алар “Әгәр дә сез үзегезнең пенсия тупланмагызны дәүләтнеке булма­ган пенсия фондына күчермисез икән, киләсе елдан аны дүләт үзенә алачак һәм пенсио­нерларга пенсия түләүгә тотачак”, диләр. Бу хәбәр дөресме, дәүләт пенсия фондында­гы пенсия тупланмасын дәүләтнеке булма­ган фондка күчерергә кирәкме?”

 

Әлеге сорауга пенсия фондының район бүлегеннән түбәндәге җавапны бирделәр:

– Сезнең пенсия тупланмаларыгыз­ны дәүләт үзенә алмый һәм пенсионер­ларга таратмый. Пенсия тупланмала­рын дәүләтнеке булмаган пенсия фон­дына күчерү буенча бернинди таләпләр дә юк. Сезнең пенсия тупланмагыз кай­да җыелуына карамастан (Россия пен­сия фондымы яки дәүләтнеке булма­ган пенсия фондымы), тупланмалар инвестицияләнә һәм Сез пенсиягә чык­каннан соң түләнәчәк.

Пенсия тупланмагызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү- күчермәү – ул сезнең хокукыгыз. Сез дәүләткә ышанасызмы яки шәхси компаниягәме – үзегез карар кабул итәргә тиешсез. Шулай да пенсия ту­планмагызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә уйлагансыз икән, әлеге фондка карата максималь җаваплылык белән карагыз. Кредит рәсмиләштергәндә, кәрәзле телефон ал­ганда ниндидер документларга кул куй­гандагы кебек түгел, ә аңлы рәвештә сайлау ясарга кирәк. Шунысын да оныт­магыз: пенсия фондларын еш (кимендә 5 ел саен) алыштырасыз икән, сезнең ин­вестиция керемнәрегез исәпкә алын­мыйча күчәчәк. Бу сезнең өчен отышлы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев