Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
Халыкара туган тел көне уңаеннан Мөслим-информ “Туган телем – иркә гөлем” исемле бәйге игълан иткән иде. Бәйгегә 33 видеоязма килде. Бәйге шартлары буенча, катнашучылар туган телдә шигырь яки әкият (хикәя) сөйләргә тиеш иде.
Бәйгедә нигездә балалар катнашты. Җиңүчеләрне ике төркемдә – мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм мәктәп яшендәгеләр арасында билгеләдек. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында - Мәрьям Гаттарова, мәктәп яшендәгеләр арасында Ралина Шәрипова җиңүче дип табылды. Бәйгегә иҗади якын килгән өчен Рүзәл Шәрифуллинны да бүләкләргә булдык. Калган катнашучылар барысы да катнашучы дипломын ала. (Дипломны әлеге сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин http://muslumirc.ru/images/uploads/ckeditor/jpg/62138.. ).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев